Кайтмый калган солдат моңы
Ләис Зөлкарнәй шигыре.
Кочаккае таңгы офык иде –
Кояш кебек дөрләде тәнем.
Бәхилләшмичә дә юлга чыктым:
‒ Син офыгым минем, шәфәгым...
Таң җиле күк йөгерә килгән – эздән,
Чыклы үлән сыман сыгылган.
Төштә генә кабат күргән мине,
Төштә генә миңа сыенган.
Шәфәкъ булып янып көтә икән,
Язмышына һаман күнмичә.
Кояш белән генә сүнә шәфәкъ...
Мәңге көтәр шулай сүнмичә.
Кичке җилләр аңа әйтсен иде:
«Кайтмас инде, калды ят җирдә».
...Офыкта көн дә бер сурәт:
Кояш
Шәфәкъ кочагында җан бирә...
Ләис ЗӨЛКАРНӘЙ
Фото: Николай Туганов
«Мәйдан» № 9, 2023 ел
Комментарийлар