Логотип «Мәйдан» журналы

Каеннардан мин тибрәлеш көтэм

Тумышымнан килгән уңышым бу —Калдырмадым юлда онытып:Бәхет эзләп чыккан һәр юлымнанКайтам берәр моңлы җыр отып.«Илгә кайту» җырын жырлый-жырлыйАк каенга килеп сөяләм.Безне көтеп торган ил хәстәренИңнә...

Тумышымнан килгән уңышым бу —

Калдырмадым юлда онытып:

Бәхет эзләп чыккан һәр юлымнан

Кайтам берәр моңлы җыр отып.


«Илгә кайту» җырын жырлый-жырлый

Ак каенга килеп сөяләм.

Безне көтеп торган ил хәстәрен

Иңнәренә каен төягән.


Менә безнең гомер каеннарын

Тибрәлдерә җилләр сак кына...

Каеннардан мин тибрәлеш көтәм

Җырланасы җырым хакына.

Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.comИзображение от wirestock

Комментарийлар