Логотип «Мәйдан» журналы

Кадерен беләм

Сирень Якупова шигыре.

Уянам да котлыйм үз-үземне

Яңа туган якты көнем белән.

Төннәр кочагында калганым бар,

Һәр иртәнең шуңа кадерен беләм.

 

Уянам да котлыйм үз-үземне

Керфегемдә сынган нурлар белән.

Болыт каплый кайчак тормыш күгем,

Кояшның мин шуңа кадерен беләм.

 

Уянам да котлыйм үз-үземне

Бакчамдагы кошлар җыры белән.

Моң-зарларны, сагышларны җиңгән

Җырларның да бүген кадерен беләм.

 

Уянам да котлыйм үз-үземне

Яңа туган якты көнем белән.

Җырдан-моңнан, кояш-нурдан торган

Дөньяга мин тик бер генә килгән!

 

Сирень ЯКУПОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Комментарийлар