Логотип «Мәйдан» журналы

Кабул итәр төсле Җир-ана

Күктә бер ак болыт агыла,Урман өсләренә кагыла,Тау битләрен сыйпап сарыла –Юл табалмый китәр ягына. Эзлиме ул кан-кардәшләрен,Югалтканмы дус-иптәшләрен?Гүя, сагына күршеләрен –Көчкә тыя сыман яшь...

Күктә бер ак болыт агыла,
Урман өсләренә кагыла,
Тау битләрен сыйпап сарыла –
Юл табалмый китәр ягына.
 
Эзлиме ул кан-кардәшләрен,
Югалтканмы дус-иптәшләрен?
Гүя, сагына күршеләрен –
Көчкә тыя сыман яшьләрен.
 
Күзәтәм мин шушы болытны –
Әллә миңа тиңдәш болытмы?
Аз түгелдер югалтканнарым,
Һаман көтәм мин кайтканнарын.
 
Юктыр, булмас инде ак болыт,
Аккан болытларны кайтарып.
Ялгыз утырам искә алып,
Хәтер дәфтәрләрен актарып.
 
Ак болыт та миндәй сагышлы,
Буйсындыра алмый язмышны,
Кичерәбез биргән тормышны,
Уртаклашып кайгы-сагышны...
 
Килә-китә торган замана,
Кайчак болытлар да тарала.
Юктыр шелтәм якты дөньяма,
Кабул итәр төсле Җир-ана.
 

Шәфикъ ИМАТДИНОВ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 12, 2020 ел

Комментарийлар