Логотип «Мәйдан» журналы

Җырла

Җырла, егет, җырла,Матур җыргаХәйран кала матур кыз бала:Сызып-сызыпҖырлап җибәрүгә:«Бу кем икән!!!»— диеп сызлана...Җырла, егет, җырла,Хәйран калсынҖир кызлары синең таушыңа,Уйна курай,Җырла сызып-сы...

Җырла, егет, җырла,
Матур җырга
Хәйран кала матур кыз бала:
Сызып-сызып
Җырлап җибәрүгә:
«Бу кем икән!!!»— диеп сызлана...
Җырла, егет, җырла,
Хәйран калсын
Җир кызлары синең таушыңа,
Уйна курай,
Җырла сызып-сызып,
Дәва булсын җырың барсына...
Күккә карап,
Тургай моңын тыңлап,
Һавалардан күзен алмаган;
Күктә эзләп моңнар,
Якты нурлар,
Матур күзен җиргә салмаган —
Кинәт алып күзне,
Сине эзләп,
Уйсу җиргә күзен бер салсын;
Вәйран кызлар,
Хәйран булып җырга,
Бүләк өчен җирдән гөл алсын!..
 

Кәрим ӘМИРИ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от WangXiNa

Комментарийлар