Логотип «Мәйдан» журналы

«Җыр ул – минем җаным»

Җыр ул – минем җаным...Әнвәр Бакиров көеЭлек-электән үкХалык белеп әйткән:«Төн ярасы нәрсә?! –Җан ярасы хәтәр!»Күбәләктәй җанныТәннән өстен куйган...Кайчак кеше җаныТик бер җырга сыйган.Җәрәхәттән кан...

Җыр ул – минем җаным...
Әнвәр Бакиров көе
Элек-электән үк
Халык белеп әйткән:
«Төн ярасы нәрсә?! –
Җан ярасы хәтәр!»
4254
Күбәләктәй җанны
Тәннән өстен куйган...
Кайчак кеше җаны
Тик бер җырга сыйган.
Җәрәхәттән каннар
Саркып торган чакта;
Күңел рәнҗүләрдән
Ярсып торган чакта;
Сөенечне тыеп
Торалмаган чакта;
Хис ташкынын ерып
Чыгалмаган чакта
Мин үземә сыймыйм,
Дәрья булып ташам,
Җанны җырга салып,
Кешеләргә дәшәм:
Җырым – өметемнең
Якты, яшел яры.
Җырым – минем зарым,
Җырым – минем җаным...
 

Мин сине шундый сагындым


Луиза Батыр-Болгари көе
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
Кушымта:
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә.
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны.
Кушымта.
 

Китмә күңелемнән!
(Рәхмәт сиңа!)


Дамир Рәфыйков көе
Җиргә аклык, пакьлек өстәп,
Ярый әле, син тугансың.
Күңелемне Сөю, Бәхет,
Шатлык белән тутыргансың.
Кушымта:
Рәхмәт сиңа, Бәхет кошым,
Бу дөньяга туган өчен.
Рәхмәт сиңа күңелемә
Ак нур булып тулган өчен.
Син булганда яшәү миңа
Җиңелрәк моңсу җирдә.
Иң-иң якты йолдызым бул –
Китмә, китмә күңелемнән!
Кушымта.
 

Сагынырсың әле...


Гайфулла Абзалов көе
Яшел җирне ал гөлләргә төреп
Язлар килер ярсып Һәм дулап...
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Ә җәйләрен гөлләр керфегендә
Энҗе яшьләр булып чык уйнар.
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Кызарыплар кояш чыккан чакта
Күтәрелер күктә ак томан...
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Көзләр арты кышлар да көттермәс,
Бөтерелеп уйнар ак буран...
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
 

Чайпалырмын, түгелермен...


Луиза Батыр-Болгари көе
Чайпалыр да, түгелер дә, –
Чиләкләрем мөлдерәмә.
Сез гаепләп карамагыз,
Суларым түгелгәндә.
Ай, чиләкләрем мөлд(е)рәмә –
Суым җиргә түгелә.
Күңелләрем мөлдерәмә –
Сулар булып түгеләм.
Алмалы көянтәләрем,
Җиләкле чиләкләрем,
Чайпалырсың, түгелерсең,
Ут янса йөрәкләрең.
Ай, чиләкләрем мөлдерәмә –
Суым җиргә түгелә.
Күңелләрем мөлдерәмә –
Сулар булып түгеләм.
Чайпалыр да, түгелер дә –
Күңелләрем мөлдерәмә;
Сез гаепләп карамагыз,
Суларым түгелгәндә.
Ай, чиләкләрем мөлдерәмә –
Суым җиргә түгелә.
Күңелләрем мөлдерәмә –
Сулар булып түгеләм.
 

Әнкәй җаны


Чулпан Зиннәтуллина көе
Шәфәкъләрне алсу нурга манып,
Моңсуланып көн дә кояш байый.
Тынгы бирми бер уй йөрәкләргә:
«Рәнҗемәде микән әнкәй җаны?»
Заман кызу, без үзебез әле
Заманнан да кызу, кайнар канлы.
Шул кызуга тиеп, кайчакларны
Рәнҗемәде микән әнкәй җаны?
Кеше итеп юлга чыгарганчы
Мең бәладән мине йолып калдың.
Коткара күр тагын бер хәсрәттән:
Рәнҗи күрмә миңа, әнкәй, җаным!
 
 

Китмим әле яшьлегемнән


Луиза Батыр-Болгари көе
Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.
Кушымта:
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән –
Яз гөлләре арасыннан.
Уйлар әле шактый зурдан –
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк Һаман унсигездә.
Кушымта.
Якты кояш, ал гөлләргә
Килә Һаман сөенәсе.
Елый-елый, яна-көя
Яратасы-сөеләсе.
Кушымта.
 

Каеннарның ак яктысы


Рәшит Кәлимуллин көе
Күңелемә тулган моң-сагыштан
Ямансулап йөргән бер чакны,
Килеп чыктым каен урманына, –
Каен урманнары яп-якты.
Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарның ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы.
Көзге юлдан атлыйм акрын гына,
Моңсуланып шаулый яфраклар.
Ярый әле, җирдә каеннар бар,
Ярый әле, җирдә аклык бар!
Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарның ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы.
 

Бәхет өчен


Рөстәм Вәлиев көе
Бәхет өчен күп кирәкми –
Гел янәшә барсын юллар.
Бәхет өчен күп кирәкми –
Минем куллар синең кулда,
Синең куллар минем кулда.
Бәхет өчен күп кирәкми –
Артта калсын ап-ак эзләр.
Бәхет өчен күп кирәкми –
Минем күзләр синең күздә,
Синең күзләр минем күздә.
Тормыш – мизгел, бары мизгел,
Әллә ниләр өмет итмә.
Ахыргача бергә булсак,
Минем өчен шул да җитә,
Бәхет өчен шул да җитә.
 

Соңгы яфрак


Әнвәр Бакиров көе
Яшим диеп күпме тартышса да,
Соңгы яфрагы да өзелеп төште. –
Сары җилләр сарылып, юаткандай,
Каен кызын иңнәреннән кочты.
Җил-давылда әгәр аумый калса,
Җан иңәр ул каен йөрәгенә;
Өмет тулы җырлы язлар килер,
Яшел җилләр сарылыр иңнәренә.
Бар да кайтыр, бар да кабатланыр, –
Шулай булачагын беләм ич мин.
Ник соң сагыш бәргәләнә җанда,
Өзелеп төшкән соңгы яфрак төсле?!
 

Кышларның бураннары


Ринат Бикбулатов көе
Мәхәббәтең ялкынына
Чорнадың, урадың да, –
Алып кереп киттең мине
Кышларның буранына.
Бәлки, сүнәр бураннарда,
Сүрелер, дигәнсеңдер;
Уралсын, бураннарга да,
Сыналсын, дигәнсеңдер...
Уралдым бураннарга да –
Сыналдым, сынатмадым.
Үзем дә югалмадым мин,
Сине дә югалтмадым.

Ашыт-су


Фәрзәнә Галиева Һәм
Роза Мөхетдинова көйләре
Бормаланып ага Ашыт,
Кайларга ага икән?
Ашытымның дулкыннары
Кай ярга кага икән?
Ярларыннан чыга язын –
Ашыт суы сабырсыз.
Ашкынмагыз чит җирләргә –
Туган илсез калырсыз.
Ашыт-суның буйларында
Тезелеп үсә өянке.
Башым салыйм дулкынына,
Чит җирләрдә йөргәнче.
Ашыт суы салкын, диләр,
Салкын түгел, ягымлы.
Ничек итеп ташлап китим
Туган-үскән ягымны?!
 

Кар вальсы


Мәсгудә Шәмсетдинова көе
Яфрак-яфрак кына,
Ап-ак, ап-ак кына
Карлар ява зәңгәр күкләрдән.
Тияр-тимәс кенә,
Кыяр-кыймас кына
Кар бөртеге үбә битләрдән.
Әй ашкына күңел –
Бәйрәм алды бүген,
Бөтен дөнья актан киенгән.
Күздә – йолдыз нуры,
Йөздә шатлык уйный,
Һәммәсе дә шундый сөенгән.
Зәңгәр бәрхет Һава,
Ап-ак карлар ява, –
Ул карларда пакьлек-сафлык бар.
Юлларым да ап-ак,
Ул юлларда мине
Көтә кебек бары шатлыклар.
 

Авылым урамы


Альберт Шакиров көе
Төшләремә кереп йөдәттең дә,
Сагыну хисләремне тыялмый,
Очар кошлар төсле канатланып,
Сиңа кайттым, авылым урамы.
Бала очырган кош оясы төсле, –
Миңа гына шулай тоеламы?
Нигә болай тынып калдың әле,
Гөрләп торган авылым урамы?
Бәбкә үләне үскән тар сукмактан
Зур юлларга мине чыгардың.
Ялантәпи йөрткән чирәменә
Рәхмәт укыйм, авылым урамы.
Күңел ярсый язгы ташу кебек, –
Сагынуларга түзеп буламы?!
Язлар белән бергә тагын сиңа
Кайттым әле, аылым урамы.
 

Иң зур бәхет


Фәрит Хатипов көе
Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса,
Эштән сине сагынып көтәр кешең булса,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.
Сары сагыш йөзләреңне киптермәсә,
Бала-чагаң сиңа хәсрәт китермәсә,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.
Баш очыңда балкып торган күгең булса,
Алда сине көтеп торган үрең булса,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.
Анаң кебек газиз туган җирең булса,
Җылы өең, өйдә якты түрең булса,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.
 

Бик ямансу булыр әле безгә...


Роза Мөхетдинова көе
Кар-бураннар мәңге дулый алмас,
Тагын килер язлар әйләнеп.
Бик ямансу булыр әле сиңа
Якты язлар килгән мәлләрне.
Төшләреңә кереп йөдәтермен
Җәйге таңнар сызылып атканда.
Шәфәкъларга карап моңланырсың
Алсуланып кояш батканда.
Бик ямансу булыр әле сиңа
Алтын көзләр кергән мәлләрне.
Төшенерсең агачыннан кубып
Җиргә төшкән яфрак хәлләрен.
Карлар сыман, керфегеңә кунып,
Күзләреңә синең багармын.
Сагыш-моңга түзә алмам мин дә,
Күз яшьләре булып тамармын.
 

Җырым


Әнвәр Бакиров көе
Минем җырым – язгы ләйсәннәрдә,
Минем җырым – Кояш нурында.
Минем җырым бөре булып тула
Кушкаенның җылы куенында.
Минем җырым – яшел үзәннәрдә,
Минем җырым – тугай-болында.
Минем җырым борыла-сырыла аккан
Инешемнең көмеш җырында.
Минем җырым – кошлар сайравында,
Минем җырым – бөдрә талларда.
Минем җырым эзләп табар мине,
Китсәм дә мин әллә кайларга.
Минем җырым дөрли йөрәгемдә,
Күңелемнең чыңлый түрендә.
Минем җырым – Сагыш, Моң Һәм Сөю,
Яшел яшьлек – Яшәү турында!

Комментарийлар