Логотип «Мәйдан» журналы

Йөрәгемнең битлеге юк

Кырыс битлек йөздә: сүзләр катгый,Теш кысылган, кашлар җыерган.Беркем белми, кайнар бу йөрәккәНикадәрле сагыш җыелган.Көләч битлек йөздә: күзләр яна,Кашлар уйный, ирен елмайган.Беркем белми, беркем бе...

Кырыс битлек йөздә: сүзләр катгый,
Теш кысылган, кашлар җыерган.
Беркем белми, кайнар бу йөрәккә
Никадәрле сагыш җыелган.
Көләч битлек йөздә: күзләр яна,
Кашлар уйный, ирен елмайган.
Беркем белми, беркем белмәячәк:
Ә йөрәге әрни, елаган.
Бары йөрәк үзе булып кала,
Битлексез ул, йөзе гел ачык.
Бары тик ул яши миңа ярап,
Һәм елый ул шулай гел качып.

Рәфкать ШАҺИЕВ

Комментарийлар