Җирдә көйләр күп ул
Җирдә көйләр күп ул,Җир ул – көйле.Төрле көйне көйләп карый күңел.Ах, монысын отыйм әле дисәң,Абайлыйсың:Бу – синеке түгел. Яңгырашы бераз бүтәнчәрәк,Кайбер нота китә ыңгырашып.Кайбер нота исәрлә...
                Җирдә көйләр күп ул,
Җир ул – көйле.
Төрле көйне көйләп карый күңел.
Ах, монысын отыйм әле дисәң,
Абайлыйсың:
Бу – синеке түгел.
 
Яңгырашы бераз бүтәнчәрәк,
Кайбер нота китә ыңгырашып.
Кайбер нота исәрләтеп куя,
Һәм йөрисең җирдән күккә ашып...
 
Җирдә көйләр күп ул,
Җир ул көйле.
Үз көеңне генә табасы бар.
Көйләр мәңгелектер,
Гомер – кыска...
Үз җырыңны җырлап каласы бар...
 
«Мәйдан» №11, 2020 ел
            
            
            
            
            
            
            Җир ул – көйле.
Төрле көйне көйләп карый күңел.
Ах, монысын отыйм әле дисәң,
Абайлыйсың:
Бу – синеке түгел.
Яңгырашы бераз бүтәнчәрәк,
Кайбер нота китә ыңгырашып.
Кайбер нота исәрләтеп куя,
Һәм йөрисең җирдән күккә ашып...
Җирдә көйләр күп ул,
Җир ул көйле.
Үз көеңне генә табасы бар.
Көйләр мәңгелектер,
Гомер – кыска...
Үз җырыңны җырлап каласы бар...
Лилия ФӘТТАХОВА
Фото: vk.com
«Мәйдан» №11, 2020 ел
 
         
    
     
                                                            
                            
                         
                     
                
Комментарийлар