Җирдә була шундый көннәр
Җирдә була шундый көннәр –мең кояшы беләнкүтәреләофык боҗрасы,йортлар – читлек,таш диварын китеп,сулыш очырасың,мең кат бәйсез йөрикүләгәләр,пошмас елгаларгатүгеләләр.Кошлар – кайсы берәм-берәм,кайсы...
Җирдә була шундый көннәр –
мең кояшы белән
күтәрелә
офык боҗрасы,
йортлар – читлек,
таш диварын китеп,
сулыш очырасың,
мең кат бәйсез йөри
күләгәләр,
пошмас елгаларга
түгеләләр.
Кошлар – кайсы берәм-берәм,
кайсы – парлап,
биләмәсен урый
кыргыйлашкан ярда.
Үпкә җилкәненә
төтен белән иңә
шәһәр читендәге
йокымсырау өннәр,
яна имәннәрнең
иңнәренә посып,
фонарь белән кояш –
Сак белән Сок.
Бизмән таганына
һәр сүз – өчәр карат:
парабола буйлап
оча:
– Ярал!
– Ярат!
һәр сүз – затлы шәраб –
саркый – кашык-кашык,
дага коя күккә
майның мең кояшы... –
Уянырга ашык!
без төшләнгән мәлдә
шундый көннәр керә
үз көенә генә
тәгәрәгән Җиргә.
Йолдыз МИҢНУЛЛИНА
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 4, 2019 ел
Комментарийлар