Логотип «Мәйдан» журналы

Җир әйләнә, әйләнә Җир

Җир әйләнә,әйләнә Җир,Җир әйләнә!Тәндә эзе, карашымда эзе кала...Мәңгелеккә килдем димә бу дөньяга,Кем булсаң даЮгалырсың! Мин югалам, ул югала...Әйләнә Җир, Җир әйләнә, әйләнә Җир.Маңгаеңа төшеп калг...

Җир әйләнә,
әйләнә Җир,
Җир әйләнә!
Тәндә эзе, карашымда эзе кала...
Мәңгелеккә килдем димә бу дөньяга,
Кем булсаң да
Югалырсың! Мин югалам, ул югала...
Әйләнә Җир, Җир әйләнә, әйләнә Җир.
Маңгаеңа төшеп калган эзе әнә.
Планетаның орбитасын эзләмә син!
Ул һәркайда... Иң кыйммәте –
Җир әйләнә! Җир әйләнә!
Тоялмасаң шушы хәрәкәтне,
Кулың сузма күккә ялкын сорап:
Торган саен кышлар эссе килә,
Торган саен җәйләр салкынрак.
Җир әйләнә,
Җир әйләнә, әйләнә Җир!
Офыктагы каенлыкта яз шәйләнә.
Кызык та булмасын ди дөнья...
Иң мөһиме –
Йөрәк тирәсендә җыр әйләнә.
 

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА


Фото: Background фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com


«Мәйдан» №1, 2022 ел

Комментарийлар