Логотип «Мәйдан» журналы

Җир белән күк җәйдә аңлаша

Оҗмах, дими, нәрсә дисең инде –Сокландыра җәйге гүзәллек.Алсу чәчәкләрен күрер өченКышкы салкыннарга түзәрлек.Тәңре сые, дими, рәхмәт әйтми,Җиләкләрен ничек җыясың?Көзге җилләр ачы искән чактаШуңа саб...

Оҗмах, дими, нәрсә дисең инде –
Сокландыра җәйге гүзәллек.
Алсу чәчәкләрен күрер өчен
Кышкы салкыннарга түзәрлек.
Тәңре сые, дими, рәхмәт әйтми,
Җиләкләрен ничек җыясың?
Көзге җилләр ачы искән чакта
Шуңа сабыр итеп куясың.
Җәйнең гүзәл Һәр мизгеле өчен
Җирдә әллә ниләр бирерлек.
Хозурланып, йөрәккә ял алып,
Бар эшеңне ташлап йөрерлек:
Кош сайравы, челтер чишмә җыры,
Күзне камаштырган чәчәкләр,
Төрле-төрле гамьгә яратылган
Санап бетермәслек бөҗәкләр.
Ялгызлыктан җаның әрнегәндә,
ич калмыйсың җәен берүзең.
Юл өстендә зәңгәр чәчәк булып
Карап тора сиңа җәй күзе.
Ә Һавасы җылы. Җанга рәхәт.
Яңгырлары – тансык тамаша!
Күкләр күкри, яшен яшьнәп ала,
Җир белән күк җәйдә аңлаша.
Көттерсә дә, җәй тиз үтеп китә,
Әйләнер дә кайтыр тагын бер.
Җәйге сәхрәләрдә йөрер өчен,
Тәңрем, зинҺар, тагын гомер бир!
 

Гөлзада ӘХТӘМОВА


Фото: https://ru.freepik.com


 

Комментарийлар