Логотип «Мәйдан» журналы

Җәйге төн

Нинди салкын, җанга рәхәт,Нинди ямьле җәйге төн;Таулар, урманнар, болыннарНинди серле, нинди тын.Ай йөзә күк гөмбәзендә,Тын, бәхетле елмаеп,Күк йөзен күксел көмештәйБер гаҗәп нурга манып.Шәүлә төшкән...

Нинди салкын, җанга рәхәт,
Нинди ямьле җәйге төн;
Таулар, урманнар, болыннар
Нинди серле, нинди тын.
Ай йөзә күк гөмбәзендә,
Тын, бәхетле елмаеп,
Күк йөзен күксел көмештәй
Бер гаҗәп нурга манып.
Шәүлә төшкән күк битеңдә,
Су кереп, ай ялтырый.
Тибрәнә җем-җем күл өсте —
Нур эчендә калтырый.
Балкый йолдызлар бәхетле
Киң, ерак күктән торып;
Котлый бар да җәйге төнне
Бер тонып, бер яктырып!
 

Нәкый ИСӘНБӘТ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар