Истәлек
Яшьлегемнең айлы кичләре
Яшьлегемнең айлы кичләре
Хәтеремдә тора күренеп:
Ай нурлары зәңгәр капканың
Келәсенә калган эленеп.
Кыз өендә әнә ут сүнде.
Без яшьләргә китми исе дә,
Бүрәнәгә ятты сузылып
Тычкан тотып арган песи дә.
Пышылдый кыз: «Җитәр, керим мин,
Йоклый алмый ятар әнием...»
Үбәм кызның колак йомшагын:
«Кичкә чаклы сау бул, җаныем!»
Яшь гүзәлнең җылы сулышы
Сыйпап ала минем чигәмне.
Коелыша нурлар келәдән
Җемелдәтеп төнге чирәмне.
Зәңгәр капка калды нурланып,
Кереп китте инде песи дә.
...Күз алдымнан уза һәммәсе
Үз төсендә, якты төсендә.
Бер гөнаһсыз ихлас чакларны
Онытып ла булмый һич кенә.
Оясына куна кошларым,
Җитеп килә тагын кич менә.
Рәшит БӘШӘР
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от montypeter
«Мәйдан» № 2, 2022 ел
Комментарийлар