Логотип «Мәйдан» журналы

Иске өй

Фәйрүзә Мөслимова шигыре.

Өй сүтәләр. Иске өй сүтәләр —

Урын кирәк яңа урамга.

Тик аңламый шуны алабай-эт,

Аякларга өреп урала.

 

Кешеләрнең сәер гамәленә

Эт акылы ничек җитсен ди?

Әнә инде күз алдында кими,

Юкка чыга чүгеп иске өй.

 

Өй сүтәләр.

Өй генә дә түгел...

Ямансулый әнә хуҗа да:

Үткән гомер, аккан сулар бит ул —

Уйлана да тагын кузгала.

 

Балалары үсеп, канат ярган

Җылыдан да җылы оя бу.

Дулкын каккан,

давыл кискән чакта

Бирешмәгән ныклы кыя бу.

 

Карлыгачлар оя корган нигез,

Үрмә гөлләр үскән бакчасы.

Ишегалларында — яшел чирәм —

Юкка чыга менә барчасы!

 

Өй сүтәләр, яңа фатирлары

Шәп тә шәбен, иркен, зиннәтле.

Тик сүтелә монда яшь гомерләр,

Хатирәләр сүтелә нихәтле.

 

Сурәте дә калмый

яшь гомернең,

Өе белән бергә югала.

Алабае шуны сизә бугай —

Аягына килеп урала.

 

Яңа фатир һәйбәт булуына

Эт акылы ничек җитсен ди?

Урамга да киңрәк урын кирәк,

Кичер инде, кичер, иске өй…

 

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар