«Мәйдан» №11, 2021 ел
Исәнме сез?
Исәнмесез!Бүген бер-берсенәҺәрбер татар шулай эндәшә....Чыңлап куяТарих кайтавазы,Гасырлардан шомлы өн дәшә. Исәнме сез?Ерак гасырларданИшетелә сыман сорау-оран.Тояк шавы,Кылыч-калкан чыңыКайтава...
Исәнмесез!
Бүген бер-берсенә
Һәрбер татар шулай эндәшә.
...Чыңлап куя
Тарих кайтавазы,
Гасырлардан шомлы өн дәшә.
Исәнме сез?
Ерак гасырлардан
Ишетелә сыман сорау-оран.
Тояк шавы,
Кылыч-калкан чыңы
Кайтавазын колагымда тоям.
Исәнме сееез?
Шушы ике сүздә
Елга булып аккан кан тавышы.
Дары исе,
Туплар гөрселдәве,
Кол Шәрифнең актык сулышы...
Сез исәнме? –
Диеп дәшә сыман
Чиркәү нигезендә кабер ташы.
Ирек даулап
Яуда ятып калган,
Шәһит киткән күпме татар башы.
Исәнмесез! –
Ә бит шушы сүзгә
Биниһая олы мәгънә сыйган.
Шушы бер сүз
Милләтемнең бөтен
Шанлы үткәннәрен үзенә җыйган.
«Мәйдан» №11, 2021 ел
Бүген бер-берсенә
Һәрбер татар шулай эндәшә.
...Чыңлап куя
Тарих кайтавазы,
Гасырлардан шомлы өн дәшә.
Исәнме сез?
Ерак гасырлардан
Ишетелә сыман сорау-оран.
Тояк шавы,
Кылыч-калкан чыңы
Кайтавазын колагымда тоям.
Исәнме сееез?
Шушы ике сүздә
Елга булып аккан кан тавышы.
Дары исе,
Туплар гөрселдәве,
Кол Шәрифнең актык сулышы...
Сез исәнме? –
Диеп дәшә сыман
Чиркәү нигезендә кабер ташы.
Ирек даулап
Яуда ятып калган,
Шәһит киткән күпме татар башы.
Исәнмесез! –
Ә бит шушы сүзгә
Биниһая олы мәгънә сыйган.
Шушы бер сүз
Милләтемнең бөтен
Шанлы үткәннәрен үзенә җыйган.
Гөләндәм ГАЛИЕВА
Фото: https://pixabay.com
«Мәйдан» №11, 2021 ел
Комментарийлар