Логотип «Мәйдан» журналы

Исәнме көн!

Исәнме көн! Синең яктылыктанҖиһан кабат яралган төсле.Тәүге нурларыңда коендырыпАрттырасың син яшәү көчен.Исәнме көн! Иртә таңнан торып,Бар тереклек сиңа шатлана.Син – могҗиза кабатланып торган,Синең...

Исәнме көн! Синең яктылыктан
Җиһан кабат яралган төсле.
Тәүге нурларыңда коендырып
Арттырасың син яшәү көчен.
Исәнме көн! Иртә таңнан торып,
Бар тереклек сиңа шатлана.
Син – могҗиза кабатланып торган,
Синең туу – безгә тантана.
Исәнме көн! Тылсымчыга охшап,
Тереклеккә сулыш өрәсең.
Синдә – хәят, кайнап торган тормыш,
Синсез булмый безгә, күрәмсең.
Исәнме көн! Син булганга гына
Җирдә яшәү яңарып тора.
Ходай кодрәтеннән тере җаннар
Бер-бер артлы яралып тора.
 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ


Фото: https://pixabay.com 

Комментарийлар