Логотип «Мәйдан» журналы

Иртә белән

Җып-җылы, нурлы көн бүген.Бер кош юына тышта.Гаҗәпләнәм - үзе нәни,Ә үзе нинди чиста! Чирәмдәге чык суындаКоена да коена.Аның чәчкән тамчыларыҖанлы сыман тоела. Канатына ышкып алаНәни генә т...

Җып-җылы, нурлы көн бүген.
Бер кош юына тышта.
Гаҗәпләнәм - үзе нәни,
Ә үзе нинди чиста!
 
Чирәмдәге чык суында
Коена да коена.
Аның чәчкән тамчылары
Җанлы сыман тоела.
 
Канатына ышкып ала
Нәни генә томшыгын.
Шифалы, тылсымлы диләр
Яландагы таң чыгын...
 
Юынырга онытканмын,
Тизрәк керим әле.
Урамдагы кошлар кебек,
Чип-чиста йөрим әле!
 

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kjpargeter

Комментарийлар