Логотип «Мәйдан» журналы

Ирләр булыйк

Ирләр булыйк һәрвакытһәм һәр адымда.Малай чакта –уйнаганда,Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.Кыйналганда. Ирләр булыйк – үсмер чакта,Беренче кат яратканда:Яшьтәш кызыңа оялыпберкөн аңлатканда.Үпк...

Ирләр булыйк һәрвакыт
һәм һәр адымда.
Малай чакта –
уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда.
 
Ирләр булыйк – үсмер чакта,
Беренче кат яратканда:
Яшьтәш кызыңа оялып
беркөн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә,
Килешкәндә.
 
Ирләр булыйк –
Якыннардан аерылганда
Һәм аларны сагынганда.
Егет булгач – юллар үтеп арган чакта,
Ерып булмас карурманда калган чакта,
Куркынычның күзенә карап
барган чакта, –
Тормыш таләп иткән һәр урында,
Утта, суда.
 
Ирләр булыйк –
Мәхәббәттә җиңелгәндә,
Чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә,
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә…
 
Ирләр булыйк – ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында,
Күк гөмбәзен
иңебездә
Бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
 

Рәдиф ГАТАШ


Комментарийлар