«Инде ничәнче көн эчем поша...»
Эльмира Җәлилова шигыре.
Инде ничәнче көн эчем поша.
Кубарылып тынам. Һәм бер тында
өтеп ала сагыну. Әллә нидән
синең исем тел очымда гына.
Истә. «Яратам!» дип урам яңгыратуың!..
Җиденче кат күккә ашкан идем.
Шулкадәрле ихлас идең ул чак.
Минем белән син гел башка идең.
Башка идең. Минем өчен генә
син үзгәргән, үзгәләнгән идең.
Тик... кыйпылчыгы кадала да, әрни
аерылганда өзгәләнгән көннең.
Син киткәндә, наркоз-нисез генә
йөрәгемне йолкып алган кебек,
шәүләм генә торып калды җирдә.
Уалды да бетте синле өмет.
Юуук! Үткән дә юк хәзер. Үпкә дә юк.
Тик бер чаткы җанда. Синле. Минле.
Нидер?!. Онытылган яра яңарумы?!
Юк хисләрне юксынуым димме?!
Гафу! Гел үземне сөйлим. Үзең нихәл?!
Бәхетлеме?! Бәхетсезме?! Белмим.
Син ничектер?! Искә аласыңмы?!
...Ә мин сиңа һаман бәхет телим!..
Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock
«Мәйдан» № 7, 2021 ел
Комментарийлар