Логотип «Мәйдан» журналы

Илаһи сызык

Кайный тормыш, кайный галәм,Әллә ниләр алышына.Галәм эчендә галәмнәр,Колак салсаң тавышына. Тавыш эчендә табышлар,Кем белгән дә ниләр алган?Алган урнын буш итмәгән,Алганнан соң нидер салган…&nbsp...

Кайный тормыш, кайный галәм,
Әллә ниләр алышына.
Галәм эчендә галәмнәр,
Колак салсаң тавышына.
 
Тавыш эчендә табышлар,
Кем белгән дә ниләр алган?
Алган урнын буш итмәгән,
Алганнан соң нидер салган…
 
Кайнаса да, болганса да,
Адәмиләр бер сызыкта,
Бер Зат ул сызыкта түгел,
Менә шунсы бик кызык та.
 
Кемдер – Ул сиздереп торган
Барлыгын һәм Берлеген,
Ирештереп торган безгә
Яшәешнең төрлелеген.

Бикә РӘХИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар