Яшим әле...
Марат Кәбиров шигыре.
Елмаеп яшим әле мин,
Шатлыгың ни, кайгың ни...
Еласаң да юатучы
Табылмый ул, табылмый.
Гомеремнең юлларыннан
Елмаеп узам әле.
Елмаеп яшим әле мин,
Елмаеп сызам әле.
Елмаю – минем бүгенгем,
Елмаю – үткәнем дә.
Елмаю булып калырмын
Күңелең күкләрендә.
Нәрсә тормыш?!
Ул миңа да
Авын бик аз кормады...
Күз яше мин бу дөньяның,
Тик елмая торганы.
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар