Логотип «Мәйдан» журналы

Яраклаштым

Алинә Хисамиева шигыре.

Яраклаштым инде табигатькә:
Карсыз кышка, салкын җәенә.
Кешеләрнең чыбыркыдан усал,
Яралардай зәһәр теленә.

Яраклаштым инде дөньясына,
Төннәр буе йолдыз күзләмим.
Дус-туганнан терәк табыйм диеп,
Кар астыннан гөлләр эзләмим...

Ияләштем инде җил-давылның
Көтмәгәндә ишек кагуына.
Язмыш камчы белән кыйнаганда,
Парлы килеш ялгыз калуыма...

Ияләштем инде. Яраклаштым.
Юктыр, дидем, башка чарасы.
Сулышымны гына кыса никтер
Әллә күлмәк, әллә дөньясы!


Алинә ХИСАМИЕВА

Фото: 

Комментарийлар