Логотип «Мәйдан» журналы

Яңгырлы халәт

Роберт Миңнуллин шигыре.

Кичәдән бирле туктамый,

Кичәдән бирле коя...

Әллә инде табигать тә

Җанымны минем тоя?!

 

Әллә мин аны тояммы?..

Ява кич, ява иртән.

«Моңлансын әле, моңлансын

Ул да!» – дип ява микән?

 

Көннәр нинди – күңел шундый...

Чыгармалар сирәктер.

Бу – мәңгелек тәңгәллектер,

Димәк, шулай кирәктер...

 

Кояш көлсә, мин дә көләм,

Айны күрсәм моңланам...

Мин алардан нур алам бит,

Мин алардан моң алам.

 

Яңгыр ява башласа да

Кушылам мин аңарга...

Шул гына кирәк,

Шул гына

Минем кебек җаннарга.

 

Аңлый алмыйм халәтемне,

Тырышсам да аңларга...

Аптыраплар карап торам

Бу яңгырлы таңнарга.

 

Яңгыр яумаса, бу уйлар

Килмәс иде башка да...

Хәер, минем шикеллеләр

Бардыр миннән башка да.

 

Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар