Логотип «Мәйдан» журналы

Яңадан

Марат Кәбиров шигыре.

Тормышымны инде ничәнче кат
Мин яңадан башлыйм.
Яңадан...
Кичерелгән бәхет-газапларны
Кабат утка ташлыйм – яналар.

Сөюләрем, сагынуларым яна. 
Беркатлы чак яна, саф чагым. 
Сезнең белән җирдә яшәп булмый 
Дип, аларны утка ташладым.

Мин дөньяның йөзек кашымыни, 
Пәйгамбәрме әллә?! Кем әле?.. 
Куырылып-куырылып яна 
Кеше өчен яшәү теләге.

Барсы яна. Иман. Намус. Хыял. 
Гадиләнеп кала бар дөньям. 
Фахишәдәй сыйпап чәчләремне, 
Җилләр исә бәхет ягыннан.

Без бәхеткә хаклы түгелмени?! 
Бер гомердә ике яшәрмәм... 
Намуссызга теге дөнья – тәмуг, 
Намуслыга – монсы җәһәннәм.

Яналар да
Гайсә пәйгамбәрдәй
Тереләләр алар яңадан.
Ничәнче кат инде тормышымны
Мин ярадан башлыйм.
Ярадан.

 

Фото: 
 

«Мәйдан» № 10, 2024 ел

Комментарийлар