Логотип «Мәйдан» журналы

Якын дус

Балалар өчен шигырь.

Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне,
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, җырлата,
Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем,
Ул – китап.

Җәвад  ДӘРЗАМАН

 

Комментарийлар