Логотип «Мәйдан» журналы

И бу җаным…

И бу җанның кабынып ашкынуы,И бу җанның ташып тетрәүләре…Гөрләвекләр шавы читтә торсын,Берни түгел язның күкрәүләре!..И бу җанның сиңа талпынуы,И бу җанның ташып түгелүе.Башка берни кирәк түгел җирдә,...

И бу җанның кабынып ашкынуы,
И бу җанның ташып тетрәүләре…
Гөрләвекләр шавы читтә торсын,
Берни түгел язның күкрәүләре!..
И бу җанның сиңа талпынуы,
И бу җанның ташып түгелүе.
Башка берни кирәк түгел җирдә,
Синең күрү кирәк бары мине…
И бу җанның сыглып сыктаулары,
И бу җанның ятим үксүләре…
Кемнәр биргән миңа мондый җанны,
Шундый сөю салган кай җүләре?!
И бу җанның әрнеп өзелүе,
И бу җанның сызлып сызулары…
Җаннарымда оҗмах җылылары,
Җаннарымда тәмугъ кызулары…


Илсөяр ИКСАНОВА


Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар