Логотип «Мәйдан» журналы

Һич аңламыйм

Әллә нәрсә булды,Ямь табалмыйм яздан.Юктан кызып китәм,Үпкәлимен аздан.Нинди «хандра» бу?Тыныч түгел күңел.Барына бит шөкер!Ач-ялангач түгел.Кояшым да чыга,Яңгырым да ява.Тик тынгысыз җангаҺич табалмы...

Әллә нәрсә булды,
Ямь табалмыйм яздан.
Юктан кызып китәм,
Үпкәлимен аздан.
Нинди «хандра» бу?
Тыныч түгел күңел.
Барына бит шөкер!
Ач-ялангач түгел.
Кояшым да чыга,
Яңгырым да ява.
Тик тынгысыз җанга
Һич табалмыйм дәва.
Әллә «картлык чире»,
Әллә үзем кире?...
Үзем аңлый алмыйм,
Кем аңласын мине?
Башка суктымы соң
Язгы дымлы һава?
Ник җанымны телеп,
Гөрләвекләр ага?
Бәлки гомеремдер
Гөрләп агып бара?
Нинди назлы яз ич,
Ник сагышка сала?...
...Җанга сагыш сара...

Наил ГЫЙЛӘҖЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions 

Комментарийлар