Һәр нигезнең, һәр авылның...»
Равил Фәйзуллин шигыре.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/aerial-drone-view-of-the-nature-of-moldova-at-sunrise_23658004.Изображение от frimufilms
Комментарийлар