Логотип «Мәйдан» журналы

Гомерләрнең үтүләре

Гомерләрнең үтүләре,Язларның җитүләре;Каеннарның ефәк кенәЯшелдән киюләре. Ак сиреньнең, күк сиреньнеңКүз явын алулары;Нәркәсләрнең ак таҗларынТаңнарга ачулары. Дөньяларның шау чәчәккә,Язын...

Гомерләрнең үтүләре,
Язларның җитүләре;
Каеннарның ефәк кенә
Яшелдән киюләре.
 
Ак сиреньнең, күк сиреньнең
Күз явын алулары;
Нәркәсләрнең ак таҗларын
Таңнарга ачулары.
 
Дөньяларның шау чәчәккә,
Язын күмелүләре;
Былбыл моңы тылсымыннан
Җанның терелүләре;
 
Кышлардан соң бөреләнеп,
Яшәүнең яңаруы;
Җирдәге һәм йөрәктәге
Җәйләрнең ямалуы.
 
Язларда качып калырга,
Чын, өмет итүләрем;
Ә күңелнең, гаҗәп хәлләр,
Инде җәй көтүләре.
Җәйләрне көтүләрем,
Сагынып бетүләрем.
 

Зәйфә САЛИХОВА


Фото: Николай Туганов


 

Комментарийлар