Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер юлларымда үзем...

Гомер юлларымда үземҮземне сынап барам:Ышаныч юк бу дөньяга!Җанымны кыйнап барам.…Бердәнберләремне упты –Кыраудан сукты дөнья:Әткәйне дә, әнкәйне дәГүрләргә тыкты дөнья…Үземчә түгел, язмышныҮзенчә үрд...

Гомер юлларымда үзем
Үземне сынап барам:
Ышаныч юк бу дөньяга!
Җанымны кыйнап барам.
…Бердәнберләремне упты –
Кыраудан сукты дөнья:
Әткәйне дә, әнкәйне дә
Гүрләргә тыкты дөнья…
Үземчә түгел, язмышны
Үзенчә үрде дөнья:
Өзелеп сөйгән ярны да
Ятларга бирде дөнья…
Ышанып кем күзләренә
Карыйм тагын да хәзер?! –
Җан атып йөргән дуслар да
Дошман ягында хәзер…
Юлымда җанымны хәзер
Учыма салып барам.
Нишлим?! Бу дөньяда хәзер
Берүзем калып барам…
 

Салават РӘХМӘТУЛЛА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар