Логотип «Мәйдан» журналы

«Газиз җирем минем бер генәм...»

Уйда калдымЗәңгәр күлнең аккошлары очты,Сары көйде җирнең гөлләре.Иртәгәсен соңгы юлга китәрБу дөньямның әллә кемнәре.Табигать тә, кешеләр дә төрле,Бер мизгелдә бар да үзгәрә.Җылы язлар, салкын кышлар...

Уйда калдым
Зәңгәр күлнең аккошлары очты,
Сары көйде җирнең гөлләре.
Иртәгәсен соңгы юлга китәр
Бу дөньямның әллә кемнәре.
Табигать тә, кешеләр дә төрле,
Бер мизгелдә бар да үзгәрә.
Җылы язлар, салкын кышлары да
Төсмерләнә барыбер күзләрдә.
Кара җирне ап-ак карлар күмә,
Ак өстенә кара тап төшә.
Шатлыклар да, кайгылар да төрле,
Икесе дә түгел бер төстә.
Яшен кебек янып сүнәрбез ич,
Ике яшәргә дип килмәдек.
Чибәрлек тә, көч тә бетә икән,
Яшь вакытта уйлый белмәдек.
Озатып кала якты көннәремне,
Күзаллыймын үткән хакында.
Борчылдыра – югалтуларым күп,
Уйда калдым юллар чатында.
 
Сөю хакындагы җырым
Тәрәзәмнән күзләремне алмыйм,
Килер юлларыңны күзлимен.
Юксынамын, сагынуларым чиксез,
Урын тапмыйм, сине эзлимен.
Әйтәлмичә калдым күрешкәндә,
Серләремне саклыйм – белмисең;
Кошлар сайрап тора ямьле кичтә,
Сине көтәм, никтер килмисең.
Өметемне акларсыңмы икән,
Сагышландым – килә күрәсем.
Сине уйлап йокылардан торам,
Төшләремә бик еш керәсең.
Йөрәгемә бер моң булып кердең,
Белмимен, ничек әйтергә соң?
Яшьлек елларыбыз үтеп бара,
Бәлки, син дә бер хәтерләрсең.
Очрашканда күк кабагын ачар,
Башым тияр күкләр катына.
Сиңа булган мәхәббәтем көчле,
Җырлар язам сөю хакында.
Үз җиремдә
Адашырлык карурманнар да юк,
Пар аккошлар йөзгән күлләр дә...
Туган җиргә булган мәхәббәткә,
Төшермәдем кара күләгә.
Болыннарың гөл бакчасы кебек,
Кырларыңда иген өлгерә.
Суың эчәм, икмәгеңне ашыйм,
Газиз җирем минем бер генә.
Үз төягем, сатып алмадым ла,
Бар булганың белән килештем.
Туган җиргә һәрчак рәхмәтлемен,
Шөкер дияргә дә тиешмен.
Гомерлеккә кордым йорт нигезен,
Тормыш учагымны дөрләттем.
Синдә яулыйм хезмәт уңышларын,
Хөр яшәргә мине өйрәттең.
Үз җиремдә ята тамырларым,
Кояшым да монда, аем да,
Ата-бабаларым каберендә
Якты булып үскән каен да...
Дөнья иминлеген сакларга
Давыл керә кайчак төшләремә,
Йокылардан куркып уянам.
Бигрәк хәтәр чорда яшибез бит,
Бер ялгызым төндә уйланам.
Атылырга торган вулкан төсле
Җир шарының һәрбер почмагы.
Кемгә тансык икән матәм маршы,
Кемгә кирәк сугыш учагы?
Атом бомбалары һаман арта,
Арткан саен дөнья афәтле.
Кешелеккә хәвеф-хәтәр яный,
Борчылмас та идем бу хәтле.
Явызлыкка чик куярга вакыт,
Артка тарта кылган эшләре.
Империя җирдә яшәгәндә
Үлчәүләргә сала көчләрне.
Нәфрәтләнә сабыр иткән гавам,
Кыю баса корыч сафларга.
Ант итәләр дөнья иминлеген
Сугыш афәтеннән сакларга.
 
Ташлар
Җирдә, мәргән аткан ук шикелле,
Басып тора кабер ташлары.
Калтырата, сискәндереп куя,
Хәтерләтә салкын кышларны.
Җилләр үксеп кабер ташларында,
Кызганамы кеше язмышын?!
Сизелми дә үтә көннәр-төннәр,
Туктап тормый гомер агышым.
Әҗәл өзгән кеше гомерләрен,
Уфтандырган әллә кемнәрне.
Җир астыннан саркып чыга төсле
Сагыш белән аваз-өннәре.
Алар монда шундый тыныч йоклый –
Берни тоймый, афәт килсә дә,
Җирләр тетрәп, яшен яшьнәсә дә,
Назлап кына кояш көлсә дә.
Ил сагында торган солдат итеп,
Мин карадым кабер ташына.
Легендалар булып калган алар,
Гасырларның басып каршына.
Ат кадерен кемнәр белә
Сукмак бетә, иске юллар калмый,
Кимеп бара җиккән атлар да;
Әллә каян башын чайкый-чайкый,
Кешнәп тормый алар утарда.
Пар атларда хәзер килен төшми,
Атта бармый кеше кунакка.
Үткәннәрнең моң-авазы булып,
Җиз кыңгырау чыңлый колакта.
Мәйданнарда халык ат уйнаткан,
Базарларда мактап сатканнар.
Урам әйләнгәннәр, җыен җиткәч,
Бәйгеләрдә ярсып чапканнар.
Карурманны, хәтәр давылларны
Юлаучылар атта кичкәннәр.
Дөрләп янган утка кыю кереп,
Ташып торган суга төшкәннәр.
Ат кадерен ихлас белгән заман
Инде калып бара еракта.
Шуны уйлар өчен вакыт җитми –
Безнең заман тизлек ярата.
Еллар тавышы
Ярга каккан диңгез дулкыныдай
Узган еллар тавышын ишетәм.
Хатирәләр ишегемә килә,
Тәрәзәмне шакый кич-иртән.
Алып кайта язлар яшьлек ямен,
Бөре булып хисләр терелә.
Гел яңарып тора табигать тә,
Җыр-моң сала кошлар теленә.
Үткәннәрнең кайтавазы булып,
Яшен яшьни, күкләр күкри,
Мәңге яши сөю-яратулар,
Ул хисләрдән җаным тетри.
Ерак еллар тавышы кабатлана,
Алсу таңнар балкып атканда.
Җир өстендә игелекләр арта,
Сандугачлар канат какканда.
Искән җилләр, яуган яңгырлар да
Аваздаштыр үткән чорларга.
Безнең көнгә бабайларның моңын
Саклап килгән матур җырлар да...


Фәрит СУФИЯРОВ


Фото: Николай Туганов


Комментарийлар