Логотип «Мәйдан» журналы

«Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт...»

Лениза Вәлиева шигыре.

Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт...
Ноктадан ноктага омтылу арасы – 
Мәңгелек каршында нибары бер мизгел – 
Яшәде атала, и адәм баласы.
Шаукымга бирешми, сау саклау күңелең – 
Бу шаулы дөньяда иң читен мәсьәлә.
Җаныңны Иблискә сатмыйча саф калу,
Үзеңне югалтмау бик кыен бирелә.
Нык иман, чын ният, туры юл булганда,
Гаурәтең капларлык яулыгы табыла.
Галәмнең асылы – туктаусыз хәрәкәт.
Тарихның һәр бите ачылып ябыла.
Мөмкинме яшәве йөзеңне югалтмый,
Кыйблаңны бутамый, абынмый дөньяда?!
Кем идек, кем булдык – бәяләр киләчәк
Бәһасез гомерне чиге юк җиһанда.

 

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 5, 2024 ел
 

Комментарийлар