Логотип «Мәйдан» журналы

Эзләгез

Рәшит Шиһап шигыре.

Табигатьтә һәркем вакытлыча,

Мәңгелеккә килә, димәгез.

Әгәр китсәм, мине кайнар хисләр,

Назлар арасыннан эзләгез.

Бу сүзләрем сәер тоелырлар,

Сәер тоелса да көлмәгез.

Гомерем читендә дә моңнар көтәр –

Моңнар арасыннан эзләгез.

Бу дөньяда ачы хәсрәтләрдән,

Кайгылардан иртә сүнмәгез.

Сүнгәннәрнең арасында булсам,

Аннан түгел,

Җырларымнан мине эзләгез.

 

Рәшит ШИҺАП

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от kjpargeter

Комментарийлар