Логотип «Мәйдан» журналы

«Әрәмәне бала-чага сарган...»

Әрәмәне бала-чага сарган,Бала-чага... гүя саранча!Гаепл әмим комсызлыкта һич тә,Юк, чыгармыйм һич тә саранга. Без үзебез бала булмаганмы,Йөрмәгәнме шулай тәм табып:Пешәр-пешмәс әче бөрлегәннеКесә...

Әрәмәне бала-чага сарган,
Бала-чага... гүя саранча!
Гаепл әмим комсызлыкта һич тә,
Юк, чыгармыйм һич тә саранга.
 
Без үзебез бала булмаганмы,
Йөрмәгәнме шулай тәм табып:
Пешәр-пешмәс әче бөрлегәнне
Кесәләргә салып йә кабып?
 
Ык буеның табигате юмарт:
Җаның нәрсә тели, бар да бар.
Балтырганнар, кузгалаклар безнең
Бала чакны озата баралар...
 
Әрәмәне бала-чага сарган —
Бөрлегән бит килә кызарып!
Авыл,
Әрәмәңдә күбрәк кайнашсыннар
Елгыр малайларың-кызларың.
 
Җир җылысын ялан тәпи тоеп,
Җир сулышын сизеп чыклардан,
Җир кешесе үсә, җирне сөеп,
Бөрлегәннәр җыйган чаклардан.
 

Марс ШАБАЕВ


Фото: Николай Туганов 


 

Комментарийлар