Логотип «Мәйдан» журналы

Ерак юлга сәфәр чыгам иртән

Ерак юлга сәфәр чыгам иртән.Авылдашлар әллә каян белгән:Ашъяулыкка төйнәп һәркайсысыҮз хәленчә өлеш алып кергән.Иртәгесен сәфәр чыгып китәм... Биштәр тулы. Азыклы ат арымас –Язмыш давылына һич би...

Ерак юлга сәфәр чыгам иртән.
Авылдашлар әллә каян белгән:
Ашъяулыкка төйнәп һәркайсысы
Үз хәленчә өлеш алып кергән.
Иртәгесен сәфәр чыгып китәм...
 
Биштәр тулы. Азыклы ат арымас –
Язмыш давылына һич бирешмәм.
Авылдашлар, рәнҗемәссез микән
Биштәрдәге шушы мөлкәтемне
Кешеләр белән әгәр мин бүлешсәм?..
 
Ерак юлга сәфәр чыгам иртән...
 

Ямаш ИГӘНӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар