Әни догасының ышыгында
Лилия Фәттахова шигырьләре
Без дә бүген,
Әни янына дип,
Ашыга-ашыга
Кайткан булыр идек...
Көтәр кешең –
Әни булган чакта –
Кайтуларның рәхәтлеген белдек.
Көтәр кеше –
Әни булган чакта,
Без дә һаман бала идек әле,
Әни догасының ышыгында
Гомер буйлап бара идек әле...
Әни догасының ышыгында
Көннәре дә кояшлырак иде,
Тарткан йөгең – җиңелерәк иде,
Кочар дөньяң – колачлырак иде...
Әни янына дип,
Без дә бүген
Күчтәнәчләр төяп кайтыр идек...
Рәхмәт тулы бер сөенеч шунда
Мең сөенеч булып артыр иде.
...Туган нигез һаман шулай көтә,
Әни генә хәзер юк шул анда.
Күчте Әни,
Яши Әни хәзер
Безнең догаларның ышыгында...
Елап түзеп буламыни?..
Үрсәләнгән җанның әрнүенә
Елап түзеп буламыни??! –
Көләм әле...
Балавызы эреп аккан
канатлардан
Торса торсын барыр юлым –
Күләгәле...
Булса булсын офыкларда
Тоташ рәшә...
Томаннарга уралсыннар
Хыялларым...
Көләм әле!
Җавап тапмас сорауларны
Сызып атып,
Юраулардан аерам да
Сукмагымны –
китәм атлап...
Ә аннары...
Ә аннары...
Бәлки...
Тагын...
Беләм инде –
тагын сиңа киләм әле.
Елап түзеп буламыни
Җан сызганда?! –
Сызлануны басар өчен –
Көләм әле!..
Зәңгәр күктә – каурый каләм
Зәңгәр күктә каурый каләм
Киткән кошлар канатына
Туган якның күлләреннән
яза сәлам:
«Кайтыр юлны онытмагыз!
Бәлаләргә юлыкмагыз.
Хәерхаһлы булсын сезгә
Чиксез галәм...
Җилбер-җилбер җилләр аша
Сез калдырган күксел сагыш
Җырлар булып көтеп торыр
Туган якта.
Җылы эзләп чит җирләргә
Куалаган язмыш юлын
Оныттырып,
Яз сулышы сөртеп атар...»
Зәңгәр күктә каурый каләм –
Ак болытлар илтә сәлам...
«Кайтыр юллар – тартыр юллар,
беләсездер...
Туңып калып... тынып калып...
Җете төсләр уңып калып,
Киткәннәрне заргып көткән
Шул ук – бездер...»
Зәңгәр күкләр...
Каурый каләм...
Сәлам... Сәлам...
Бер карыйсың
Бер карыйсың:
Җирдә яшәүләре
Шундый рәхәт, җиңел шикелле.
Кешеләр дә –
бар да шундый әйбәт,
мәрхәмәтле бар да, сөйкемле.
Бер карыйсың:
Әшәке лә дөнья!
«Корт чаккыры!» – дисең,
сүгәсең.
Гаделсезлекләрне күрәсең дә
Олау-олау зарың түгәсең...
Беләм инде...
һаман... кабат-кабат
Берүк хакыйкатькә абынам:
Җан үткелләрендә үзгәрә ул
Ак – карага, кара – агына.
Кояш карамаса,
Җир дә әнә
кереп китә төнле ягына.
Лилия ФӘТТАХОВА
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 10, 2022 ел
Комментарийлар