Логотип «Мәйдан» журналы

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ шигырьләре

 Көзнең ямансу мәлеКөзге күктә моңсу тавыш –Бәгырьләрне телгәли.Әле генә кебек идеТорналарның килгәне...Бүген алар хушлашалар,Биектән сәлам биреп.Канат җилләре битләргәБәрелә сыман килеп.Уктай те...

 

Көзнең ямансу мәле


Көзге күктә моңсу тавыш –
Бәгырьләрне телгәли.
Әле генә кебек иде
Торналарның килгәне...
Бүген алар хушлашалар,
Биектән сәлам биреп.
Канат җилләре битләргә
Бәрелә сыман килеп.
Уктай тезелгән кошларга
Теләдем изге сәфәр.
Очар юллары бик ерак,
Исән җитсеннәр, мәгәр.
Торналарны күздән җуйгач,
Моң йөгерде күңелгә.
Торналар килүен тагын
Язсын әле күрергә...
31-588 Фото: club443.ru

Гомер – тотам


Маңгай сыры –
Еллар саны,
Ничек тирән уелган!..
Узганыма әйләнәм дә
Айный алмыйм уемнан.
Кай арада,
(Әллә төштә),
Картлык килгән дә җиткән?
Бүтәннәрнеке түгелме,
Шөйлә минеке микән?
...Гомер – тотам,
Ыргый гына,
Елларга җилкән куеп.
Чәчәкле язлары – мизгел,
Калмалы чак-чак тоеп...
 

Әйттеләр


Әй әйттеләр,
нык теттеләр –
хата сүзләр дә түгел.
Ә шулай да телгәләнде,
кителде әрнү күңел.
Һәрбер аваз,
уктай ярып,
иң тирәнгә кадала.
Йа Раббым, инде берүк
нахак сүздән арала!
Әрни йөрәк,
тапмый терәк –
кая барып орыныйм?
Бүген үтсә басылыр, дип,
Мең сабырлыклар сорыйм...
 

Кем син?


Кем син?
Кайда гына күргәнем бар? –
Һич хәтергә китерә алмыймын.
Исемең дә тел очында кебек,
Кем дияргә генә базмыймын.
Ник йөзеңдә тирән гаҗәпләнү?
Әллә син дә ялгыш таныдың?
Маңгайдагы сырлар, агарган чәч
Әллә аптырашта калдырды?
...Аһ, ниһаять, таныдым бит сине, –
Күптән үткән яшьлек икәнсең!
Үкендереп, бәгыремне телеп,
Менә тагын төшкә кергәнсең...
 

Кибән коя егетләр


Болыннарда йөрдем,
Печәнчеләр күрдем.
Кибән сала сөлек егетләр.
Беләк таза, йөрәкләр нык –
Уйнап кына эшли кебекләр.
Яннарына бардым,
Озак карап тордым,
Көн үткәннен хәтта сизмәдем.
Кибән койган егетләрдә тойдым
Яшьлек елларымның мизгелен.
Тагын искә төште,
Әле генә төсле...
Киң болыннар безгә тар иде.
Чүмәләсе белән каерып биреп,
Кибән койган чаклар бар иде...
Еллар шаулап үтте,
Гайрәт бездән китте,
Чакырырга юктыр чарасы.
Ә югыйсә бик тә килә мәгәр,
Киң алдырып печән чабасы...
 

Язы күптән артта калды


Аның язы күптән артта калды,
Яшел чагы бара онытылып.
Сары яфрак салкын кыш үткәрде,
Алма ботагына тотынып.
Бу якларга җылы язлар килгәч,
Яшәрүдә иде исәбе.
Яфрак теләкләрен сизгән төсле,
Йолкый-йолкый җил дә исмәде.
Тик бер көнне яңа алмаш туды –
Бөре төртте яфрак төбендә.
Кырлач суыгына чыдар яфрак,
Егылып төшеп, җиргә күмелде...
 

Кайтыр иде...


Моң агыла
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Кемдер үксеп өзгәләнә,
Кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә.
Тын һавага
җыр тарала,
очыра җилләр ерак.
Җырчының туган илкәен
табарлар микән юллап,
илтерме анда юллар?
...Җырлар белән
очар иде,
еракка, туган якка.
Тәрәзәләр рәшәткәле,
тимер ишек йозакта,
азга түгел, озакка...
Моң агыла,
җыр тарала,
кичке җиләс җилләрдә.
Әрни җилкенчәк йөрәге,
кайтырга, дип илләргә –
туган-үскән җирләргә...
 

Сагыну сагышы


Сагынасыңмы, дип сорыйсың –
Чыда гына, түз генә.
Чамасы юк үлчәү өчен,
Әйтә алмыйм сүз белән.
Сагынуың хәтәрлеген
Бары тик үзем беләм.
Мин генә яшимен төсле
Яралы күңел белән.
Сагыну сагышы яман –
Бәгырьгә төшә, иркәм.
Туган җирдән, сөйгән ярдан
Аерылмый яшә икән.
 

Коры сүз


Коры сүз –
җиңел мамык,
оча да китә.
Коры сүз –
каен тузы,
яна да бетә.
Коры сүз –
юл тузаны,
күзне томалый.
Коры сүз –
буш вәгъдә,
алдый, юмалый...
Коры сүз–
кемгә вәгазь,
кемгә азык...
Шуны тыңлап
кул чабабыз –
шунсы кызык!..
 

Таң артыннан таң ата


Гомер акмый, оча гына икән,
Еллар канатына утырып.
Күптән төштә күргән вакыйгадай,
Хатирәләр бара онтылып.
Яшьлеге дә, язгы аҗагандай,
Мизгелләрдә генә балкыды.
Йөрәк исә һаман бирешмичә,
Сүрелдерми саклый ялкынын.
Шушы ялкын, яшәү көче биреп,
Еллар аша алга озата...
Иртәгәдән нидер көтә-көтә,
Таң артыннан тагын таң ата...
 

Җитә берсе


Ялкынлана белгәннәргә
Нигә ялкын?
Сүнә калсаң, кабына күр
Кил дә якын.
Җил-давылга каршы карап,
Тор син янып.
Маяклы юл эзләп йөрмә,
Бар син ярып.
Әйди алсаң үз артыңнан
Бары берне,
Канәгать бул яшәвеңә
Бу гомерне.
Яхшы эшең кала икән,
Уңмас төсе,
Ике гомер кирәк түгел,
Җиткән берсе!
 

Вакыт


Вакыт – чама,
алга чаба –
туктата торган түгел.
Ары барып,
бире килеп
үтәдер күпме гомер!
Таңнар ата
Һәр тарафта,
әйтерсең җир гел таңда...
Көне килә,
төне иңә,
тәгәри гомер алга.
Сулар ага,
еллар бара,
туктатырга юк әмәл.
Кемдер килә,
ә кемгәдер
тәрәзә чиртә әҗәл.
 

Үтте китте


Үтте китте,
Йөрәк леп-леп тибеп,
Каршылаган чаклар язларны.
Гомеремдә тагын бер генә кат
Канатланып яну язармы?
Язлар килә,
Безгә түгел инде...
Шуны тоеп үзәк өзелә.
Яшьлегемне сагына-сагына менә
Кереп барам гомер көземә...

Комментарийлар