Логотип «Мәйдан» журналы

Әкиятләрнең бармы чыннары?..

Ягымлы яз! Әнием назы булып,Күңелемә кереп кал әле.Язгы кояш! Җылы нурларыңнанКүңелемә күпер сал әле.Җырлы күңелем! Көйгә тартым булып,Сизелгәнсең син дә бишектән.Иң-иң назлы җырларны да, әни,Мин бит...

Ягымлы яз! Әнием назы булып,
Күңелемә кереп кал әле.
Язгы кояш! Җылы нурларыңнан
Күңелемә күпер сал әле.
Җырлы күңелем! Көйгә тартым булып,
Сизелгәнсең син дә бишектән.
Иң-иң назлы җырларны да, әни,
Мин бит бары синнән ишеткән.
 
Әле дә киң болынны яңгыратып,
Гүя көмеш тавышым чыңлады.
…Хыялымда балачакка кайттым.
Әкиятләрнең бармы чыннары?..
 

Рухия АХУНҖАНОВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар