Логотип «Мәйдан» журналы

Әйтте уйлар йөген күтәргән чал ир

Әйттеуйлар йөген күтәргән чал ир:«Мәңгегә дигән дә туза...чиксезлектә нәкъ бер тузан – Җир...» Бүлдердеяшь бер йөрәк:«Җир –Кояш бакчасында зәңгәр умарта,гамь-мәшәкатьләр белән гөжли;тирәсендә чык...

Әйтте
уйлар йөген күтәргән чал ир:
«Мәңгегә дигән дә туза...
чиксезлектә нәкъ бер тузан – Җир...»
 
Бүлдерде
яшь бер йөрәк:
«Җир –
Кояш бакчасында зәңгәр умарта,
гамь-мәшәкатьләр белән гөжли;
тирәсендә чык-йолдызлар коя-коя
йөри утлап Мәңгелек – үшән ат...
 
һәм җирнең көннәре –
түгел Мәңгелек рәхмәтендә –
шул мәшәкатьләр белән үлчәнә!»
 
«Мәңгелек – нәрсә! Вакытлар
уза... Гомер
нинди кыска. Нәкъ бөртек тузан...»
 
Яшь йөрәк дәшмәде,
мизгелләрнең шавы гына ишетелә.
Кая әле аңа гомерен тарсыну!
Мәңгелек сүлпәнлеген генә күрә,
мизгел кебек ярсу ул.
 

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flowers'>Flowers фото создан(а) cookie_studio - ru.freepik.com







«Мәйдан» №12, 2021 ел







 

Комментарийлар