Әбиләр чуагы
Бик рәхәт вакыт син,Әбиләр чуагы....Пәрәвез җепләреТирбәлә югары.Инештә яфракларЧайкала тын гына.Әйләнә-тирәдәГел тоташ моң гына.Тирәкләр моңаепСукмакка текәлгән.Яфраклы келәмнәрЮлларда күптәннән.Һава...
Бик рәхәт вакыт син,
Әбиләр чуагы....
Пәрәвез җепләре
Тирбәлә югары.
Инештә яфраклар
Чайкала тын гына.
Әйләнә-тирәдә
Гел тоташ моң гына.
Тирәкләр моңаеп
Сукмакка текәлгән.
Яфраклы келәмнәр
Юлларда күптәннән.
Һавадан кошларның
Авазын ишетәм.
Кинәнеп күзәтәм
Аларны кич-иртән.
Бу мәле көзләрнең
Шулкадәр ягымлы...
Гөлҗимеш, миләшкә
Көзге бал ягылды.
Табигать сылуга
Көз моңы сарылды...
Әбиләр чуагы....
Пәрәвез җепләре
Тирбәлә югары.
Инештә яфраклар
Чайкала тын гына.
Әйләнә-тирәдә
Гел тоташ моң гына.
Тирәкләр моңаеп
Сукмакка текәлгән.
Яфраклы келәмнәр
Юлларда күптәннән.
Һавадан кошларның
Авазын ишетәм.
Кинәнеп күзәтәм
Аларны кич-иртән.
Бу мәле көзләрнең
Шулкадәр ягымлы...
Гөлҗимеш, миләшкә
Көзге бал ягылды.
Табигать сылуга
Көз моңы сарылды...
Руцилә САДРИЕВА
Фото: Миләүшә Альмеева
Комментарийлар