Логотип «Мәйдан» журналы

«Диңгезләргә күңел ашкына ул...»

Кадыйр Сибгатуллин шигыре.

Диңгезләргә күңел ашкына ул.

Тауларга да күңел ашкына.

Нәрсә тарта, диеп карап торам,

бер уйласаң кыя таш кына.

 

Мәгърур алар.

Чиксез.

Шуңа тарта.

Мин инде аны күптән аңладым.

Аңладым да...

тавын,

кыяларын

һәм диңгезен

болай алдадым:

 

Килдем, дидем, менә тагын сагынып

тауларыңа,

диңгез ярыңа...

...Ә бер айдан,

чынлап торып сагынып,

кайтып киттем Туган ягыма!

1986

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

Комментарийлар