Диңгез буенда
Нигә күрми күңел мондаҮткән гомерне?Әни яккан мич алдындаУтлы күмерне.Дулкыннардан көтә нигәТуган өй моңын?Нәселем җирләнгән җиргә,Балаларым туган илгәОмтылам бүген...Бар юллардан якын икәнТуган илгә...
Нигә күрми күңел монда
Үткән гомерне?
Әни яккан мич алдында
Утлы күмерне.
Дулкыннардан көтә нигә
Туган өй моңын?
Нәселем җирләнгән җиргә,
Балаларым туган илгә
Омтылам бүген...
Бар юллардан якын икән
Туган илгә юл,
Дәшә мине ераклардан
Бер түгәрәк күл.
Өй алдында шомырт, балан.
Шатлык-өметләр.
Туып үскән нигеземдә
Саф истәлекләр...
Сагынамын, инешемдә
Суда ай йөзә.
Япьле мөгезле поши,
Күренмә, сөзә!
Күңелемдә балаларым –
Аларда җаным.
Көзге җимеш – оныкларым,
Бәхетле таңым.
...Үткәннәр булмаган җирдә
Күңле бушагач,
Кайта кош та туган җиргә
Җаны сусагач!
Үткән гомерне?
Әни яккан мич алдында
Утлы күмерне.
Дулкыннардан көтә нигә
Туган өй моңын?
Нәселем җирләнгән җиргә,
Балаларым туган илгә
Омтылам бүген...
Бар юллардан якын икән
Туган илгә юл,
Дәшә мине ераклардан
Бер түгәрәк күл.
Өй алдында шомырт, балан.
Шатлык-өметләр.
Туып үскән нигеземдә
Саф истәлекләр...
Сагынамын, инешемдә
Суда ай йөзә.
Япьле мөгезле поши,
Күренмә, сөзә!
Күңелемдә балаларым –
Аларда җаным.
Көзге җимеш – оныкларым,
Бәхетле таңым.
...Үткәннәр булмаган җирдә
Күңле бушагач,
Кайта кош та туган җиргә
Җаны сусагач!
Әлфия ГАБДРӘШИТОВА
Фото: Гөлгенә Мирзагитова
Комментарийлар