Дәвам
Болыннарда калган эзләремәКояш гөлләр тезә генә, тезә генә.Чыр-чу килә шунда бала-чага,Гөлләр арасында алар йөзә генә.Килә алар әнә баса-басаБолыннарда калган эзләремә.Түзеп торам үзем әздән генә,Гел...
Болыннарда калган эзләремә
Кояш гөлләр тезә генә, тезә генә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Гөлләр арасында алар йөзә генә.
Килә алар әнә баса-баса
Болыннарда калган эзләремә.
Түзеп торам үзем әздән генә,
Гел таҗларын өзми генә, өзми генә.
Чыр-чу килеп шунда бала-чага
Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.
Сабый чакка кайтып китми менә
Түзеп торам үзем әздән генә.
Тайлар гөлне ерып йөзә генә,
Кояш нуры күзләрендә, күзләрендә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Очу дәрте балаларның йөзләрендә.
Хыялый чак, шаян-наян чаклар…
Ерак сәяхәтләр – сүзләрендә.
Гашыйк булыр алар өзәңгегә,
Өйрәнерләр яшь тайларны иярләргә.
Утырырлар менеп иярләргә:
– Сау бул, абый, без үстек бит! – диярләр дә.
Чыр-чу килер калган бала-чага
Гашыйк булыр алар өзәңгегә.
Мин дә басар идем өзәңгегә…
Гомер генә шаулап узып бара менә.
Сабыйчакның садә, саф чаклары
Үзәгемне өзә генә, өзә генә…
Кояш гөлләр тезә генә, тезә генә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Гөлләр арасында алар йөзә генә.
Килә алар әнә баса-баса
Болыннарда калган эзләремә.
Түзеп торам үзем әздән генә,
Гел таҗларын өзми генә, өзми генә.
Чыр-чу килеп шунда бала-чага
Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.
Сабый чакка кайтып китми менә
Түзеп торам үзем әздән генә.
Тайлар гөлне ерып йөзә генә,
Кояш нуры күзләрендә, күзләрендә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Очу дәрте балаларның йөзләрендә.
Хыялый чак, шаян-наян чаклар…
Ерак сәяхәтләр – сүзләрендә.
Гашыйк булыр алар өзәңгегә,
Өйрәнерләр яшь тайларны иярләргә.
Утырырлар менеп иярләргә:
– Сау бул, абый, без үстек бит! – диярләр дә.
Чыр-чу килер калган бала-чага
Гашыйк булыр алар өзәңгегә.
Мин дә басар идем өзәңгегә…
Гомер генә шаулап узып бара менә.
Сабыйчакның садә, саф чаклары
Үзәгемне өзә генә, өзә генә…
Рәшит БӘШӘР
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от master1305
Комментарийлар