Дәвам
Рәдиф Гаташ шигыре.
Сезгә бу җыр...
Сезгә, безнең дәвам,
Кайсы телдә сәлам бирергә?
Нинди тылсым,
нинди гамьнәр белән
Җаныгызга сезнең керергә?!
Безнең буын сезне уйлап бүген
Яна алса чоры иркендә,
Иртәгә сез танып әйтерсезме,
Безнең арада, дип, ул килә, –
Гомере узган намус иркендә.
Ә сез нинди әле? Сезнең өчен
Идеаллар соң безнең үз микән?
Без күтәреп алып барган җырның
Дәвамчысы, чыннан, сез микән?
Җиңел, рәхәт чакта гына түгел,
Усаллыклар алып бугаздан,
Җир үтәли упкын уза калса,
Бергәлекме? – Безгә ни язган?
Күпме шикләр аша үтәсе дә
Күпме юллар әле узасы.
Берсе дә буш зәвык өчен түгел,
Түгел шәхси дөнья нужасы,
Максат өчен барын узасы!
Аңларсызмы?
Сезгә бүгенге без –
Бөтен булганыбыз – ул – үзме?
Абсолют дип белеп без омтылган
Мираж түгелме ул?
Ул – сезме?
Сезгә бу җыр, сезгә, безнең дәвам…
Рәдиф ГАТАШ
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 3, 2021 ел
Комментарийлар