Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмә

Лилия Сәгыйдуллина шигыре.

Чишмә юлын ачтым әле бүген.
Җанга рәхәт! Җаным куана!..
Мине сиңа тартып кайтарамы,
«Көтә-ә-ә-әм!» – дигән ымың, Су-ана?

Көмеш суың – алтыннарга тиңсез
Чит-ят якта йөргән чакларда.
Әкияти «терек су»ым, көч бир,
Соңгы сулышкача атларга!

Хәтта сине вакыт йотар сыман,
Әгәр кайталмасам яныңа...
...Туган җирнең Кәүсәр чишмәсеннән,
Җан дәвалап, зәмзәм агыла.
 

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 6, 2024 ел

Комментарийлар