Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмәләр көе

Чишмәләр иле син, Туган як!Зәмзәм су чишмәләр-саны юк.Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,Җиремнең сусаган чагы юк.Су ала яшь кызлар-чык кипми-Чиләкләр кайталар җыр белән.И хозур! Чишмәләр чылтырый,Ярлары –...

Чишмәләр иле син, Туган як!
Зәмзәм су чишмәләр-саны юк.
Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,
Җиремнең сусаган чагы юк.
Су ала яшь кызлар-чык кипми-
Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый,
Ярлары – ямь-яшел үр-келәм.
Ял итеп кит бездә, мосафир,
Отып кит чишмәләр көен син.
Туганнар, ишетеп шат моңны
Сөенсен, дошманнар - көенсен!
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап...


Әнәс ИСХАКОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik 

Комментарийлар