Логотип «Мәйдан» журналы

Чаң

ЧаңХалык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!Г. ТукайШигырьләрем җырга салынмаслар,Көйле түгел, көйсез моңнарым.Өметсезлек афәтеннән йолып,Мин чаң булып бары чыңлармын.Набат суг...

Чаң
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!
Г. Тукай
Шигырьләрем җырга салынмаслар,
Көйле түгел, көйсез моңнарым.
Өметсезлек афәтеннән йолып,
Мин чаң булып бары чыңлармын.
Набат сугармын мин кисәтүле,
Ачы чыгар ярсу тавышым!
Җырга гына сыеп бетә алмас
Аһ-зарларым, гамьле сагышым.
Ибе киткән ил язмышы сыман,
Ипсез, җайсыз язар сүзләрем.
Көйсезләнеп, бәргәләнә җаным,
Гаҗизләнеп, әрни үзәгем.
Шигырьләрем әрсез, мәнсез түгел,
Әрле, гарьле, зарлы җырудыр.
Без өметен мәңге бакый җуймас,
Сыгылсак та сынмас ырудыр.
Моңлансам да кайчак, моңайсам да
Күңелем хөр минем, рухым төз.
Көйсез, җайсыз дисәләр дә, ләкин,
Ватансыз һәм денсез түгел без.
Керсез, садә күнелләребездә
Яши Ватан, яши миллилек.
Шул иманга тугъры булганда,
Без –
Көчле, дәртле, моңлы, зур, бөек!
Әдип тә без, шагыйрь дә без шуңа,
Булганбыз, бар һәм дә булырбыз!
Моңсыз җаннарны да моңландырыр,
Уйландырыр юллар сызырбыз!
Шигырьләрем җырга салынмаслар,
Тик чыңларлар, эзләп, гамьле җан.
Йокыдан вә мәрттән уятардай
Милләт барда сугам... сугам чаң!
 

Комментарийлар