Бу дөньяда без тумаган
Бу дөньяда без тумаганБарын да белеп кенә;Тормыш кайчак елмайса да,Тормый гел көлеп кенә. Йөген дөнья җиңел генәҖилкәләргә аса ул;Җәяүлегә янчык авыр,Бара-бара баса ул. Шул ул тормыш – арба...
Бу дөньяда без тумаган
Барын да белеп кенә;
Тормыш кайчак елмайса да,
Тормый гел көлеп кенә.
Йөген дөнья җиңел генә
Җилкәләргә аса ул;
Җәяүлегә янчык авыр,
Бара-бара баса ул.
Шул ул тормыш – арба кебек,
Майланып та җитмәгән;
Шул ул тормыш – ярма кебек,
Вакланып та бетмәгән.
Юк, тормыш, ул – бер матур җыр,
Яңгырап уза торган.
Их, гомеркәй, булсаң иде
Гармундай суза торган.
«Мәйдан» №2, 2021 ел.
Барын да белеп кенә;
Тормыш кайчак елмайса да,
Тормый гел көлеп кенә.
Йөген дөнья җиңел генә
Җилкәләргә аса ул;
Җәяүлегә янчык авыр,
Бара-бара баса ул.
Шул ул тормыш – арба кебек,
Майланып та җитмәгән;
Шул ул тормыш – ярма кебек,
Вакланып та бетмәгән.
Юк, тормыш, ул – бер матур җыр,
Яңгырап уза торган.
Их, гомеркәй, булсаң иде
Гармундай суза торган.
Рим ИДИЯТУЛЛИН
Фото: https://vk.com/
«Мәйдан» №2, 2021 ел.
Комментарийлар