Логотип «Мәйдан» журналы

Бөре

Син дә март бөресемени?! –Күзен яз ачкан бөре.Мин сәер уйлар эчендәСине күргәннән бирле. Тик матурлыкка лаектырЯзны сыйдырган күңел.Юккамы Кояш, нур беләнТулган җырларың, сеңел? Киләчәккә ом...

Син дә март бөресемени?! –
Күзен яз ачкан бөре.
Мин сәер уйлар эчендә
Сине күргәннән бирле.
 
Тик матурлыкка лаектыр
Язны сыйдырган күңел.
Юккамы Кояш, нур белән
Тулган җырларың, сеңел?
 
Киләчәккә омтыламсың? –
Ашкынасың бигрәк син.
Теләкләрең чынбарлыктан
Узып аша күрмәсен!
 
Үсеш – катлаулы, күп анда
Чыны да, ялганы да,
Иртә чәчәк атканы да
Һәм... кысыр калганы да.
 
Йә, нигә бүген бу уйлар?
Син – бөре, яшел бөре...
Киләчәгеңә ышанам,
Сакласын бары ак хыял, –
Сакласын
Җаныңда туган бере…
 

Рәдиф ГАТАШ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар