Логотип «Мәйдан» журналы

Болытлар артында Кояш бар!

Усаллар, әрсезләр заманы...Нәселдә һәммәбез юашлар.Бабабыз әйтергә яраткан:«Болытлар артында Кояш бар!»Өметне югалту бик ансат,Ни генә күрмәде бу башлар...Башларны калкытты тик бер нур:Болытлар артынд...

Усаллар, әрсезләр заманы...
Нәселдә һәммәбез юашлар.
Бабабыз әйтергә яраткан:
«Болытлар артында Кояш бар!»
Өметне югалту бик ансат,
Ни генә күрмәде бу башлар...
Башларны калкытты тик бер нур:
Болытлар артында Кояш бар!
Нәселне корытты, туздырды
Сугышлар, шәфкатьсез көрәшләр.
Нигә без таркалдык – ачыклар:
Болытлар артында Кояш бар!
Караңгы, болытлы күзләрдән
Сибелер шатлыклы күз яшьләр...
Без киткәч, дөньялар яктырыр:
Болытлар артында Кояш бар!
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар